Татарстан Президенты: Оешкан җинаятьчелек белән көрәш системалы булырга тиеш

18.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына багышланган коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТР буенча ЭЭМның өстенлекле бурычлары булып гражданнар иминлеген һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итү, җәмгыять урыннарында җинаятьләр санын киметү кала. Шуңа да Росгвардия белән актив рәвештә эш алып барырга, муниципаль хезмәткәрләр, шәхси сакчылар предприятиеләре мөмкинлекләрен кулланырга, заманча техник чараларны күбрәк кулланырга, шул исәптән "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын кулланырга кирәк. 

ТР Президенты искәрткәнчә, алда иҗтимагый-сәяси һәм спорт чаралары узу сәбәпле, легаль булмаган миграция мәсьәләсе, кораллар һәм наркотикларның хокуксыз әйләнеше мәсьәләләре кискен баса. Татарстанда чикләрнең "үтә күренмәле" булуы шартларында, радикаль ислам күренешләре булган илләрдән килүче кешеләр саны артуы күзәтелә. Гадәттә шул ук кешеләр республикага кораллар һәм наркотиклар контабандасы һәм транзиты юлларын булдыра. ТР Президенты сүзләренчә, әлеге мәсьәләләргә карата игътибарны киметергә ярамый. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, миграция һәм туризм каналларында эзәрләү эше нәтиҗәлеген арттыру өчен өстәмә чаралар кирәк. 

Балигъ булмаган балалар кыла торган хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Шулай ук күзәтүсез калган балалар һәм караучысыз калган балалар игътибар җәлеп итә. "Әлеге проблемалар турында узган ел ТРда Террорчылыкка каршы комиссия утырышнда сүз барды. Балигъ булмаган балаларны яклау, аеруча кечкенә балаларны бик әһәмиятле. Һәр көнне диярлек балаларга каршы җинаятьләр очраклары була. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен яңа, яшьләр белән эшләзүнең гадәти булмаган алымнарын кулланырга кирәк", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук икътисадый җинаятьләр, коррпуциягә каршы тору, бюджет акчаларын законсыз сарыф итүгә каршы торорга кирәклеген ассызыклады. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, оешкан җинаятьчелек белән көрәшү актуаль булып кала. ТР буенча ЭЭМ исәбендә дистәләгән оешкан җинаять формалары. ТР Президенты билгеләгәнчә, элеккеге җинаятьяеләр урынына яңалары килә. "Сезнең бурыч - шуңа каршы тору. Әлеге эштә югары дәрәҗәдәге нәтиҗәлекне һәм көрәшүне киметмәү бик мөһим. Кызганчыка каршы, эчке эшләр органнарында әлеге юнәлештә эшләүче кадрлар җитми. Әлбәттә, эчке эшләр органнарында хезмәт итү бик катлаулы һәм бик җаваплы. Әмма сез үзегезгә шундый һөнәрне сайлаган, димәк аны хезмәткәрләрдән талпә ителә торган югары дәрәҗәдә башкарырга кирәк. Оешкан җинаятьчелек белән көрәш системалы булырга тиеш. Начарлык белән көрәшергә өндим, бөтен хокук саклау органнарының бердә эш итүенә өндим - ФСБ, ЭЭМ, прокуратура, тикшерү комитеты", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.