Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумы – 2018нең пленар дискуссиясендә катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, асылда теләсә кайсы икътисадый процессның үзәгендә бүген кеше тора. «Технологияләр икътисадта яңа мөмкинлекләр тудыралар. Һәм җитештерү, һәм куллану индивидуальләшә бара, - диде РФ Премьер-министры. - Продуктның персональләшүе хәтта массакүләм, серияле җитештерүләргә дә кагылды. Мәсәлән, киләчәк мәгарифе персональләштерелгән мәгариф траекториясенә таянучы система булачак – ачык мәгариф ресурслары һәм укыту нәтиҗәләренә карата яңа алымнар белән».
Дмитрий Медведев фикеренчә, яңа технологик яшәү рәвеше интеллектуаль капиталның хакын һәм кыйммәтлелеген берничә мәртәбә арттыра: «Кеше потенциалы – белем һәм иҗат, шулай ук дәүләт идарәсе сыйфаты ул».
Ул игътибар иткәнчә, заманча технологияләр хезмәт базарын җитди рәвештә трансформацияли: «Киңрәк караганда – технологик прогресс эш вакыты кимүгә китерә».
Дмитрий Медведев шулай ук белдергәнчә, Россиядә хәзер «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барыла.
Төгәлрәк Россия Хөкүмәте сайтында government.ru