Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ коллегиясендә: Милләтара ызгышларны һәм диниара дошманлыкны тамырында килеш үз вакытында кисәтергә кирәк

18.01.2018

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ведомство алдында торган бурычларның катлаулылыгы һәм күләме буенча хокук саклау органнары системасында аерым урын алып тора. Аның эш нәтиҗәлелегенә икътисад һәм социаль өлкә үсеше дәрәҗәсе, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм башка факторлар бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына багышланган коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу катлаулы геополитик вәзгыять шартларында уза. 2017 ел Россия Федерациясе өчен дә, шулай ук  төп икътисадый-социаль күрсәткечләр буенча республикада уңайлы динамика булуга карамастан, Татарстан өчен дә гади генә булмады.

«Бу нәтиҗәләргә без тотрыклы оператив вәзгыять фонында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең югары  профессионализмы, хезмәт сөючәнлеге, фидакарьлеге аркасында ирештек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Тулаем, Министрлык куелган бурычларын үтәде. Җинаятьчелек дәрәҗәсе элеккегечә үк Россия буенча уртача дәрәҗәдән һәм Идел буе федераль округы буенча уртача дәрәҗәдән ким».

Татарстан Президенты белдергәнчә, үткән елны да җинаятьчелекне киметү буенча уңай динамика сакланып калган. Үтерүләр, явыз ният белән  сәламәтлеккә авыр зарар китерүләр, талаулар, урлашулар саны кимегән. Резонанслы җинаятьләр ачылган, шул исәптән Түбән Камада быел яшь хатынны үтерү дә оператив ачылган. Җәмәмгать урыннарында оператив вәзгыять җайга салынган. Икътисадый һәм салым җинаятьләрен ачу, оешкан җинаятьчел формированиеләргә каршы көрәш, накотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча да уңышлар шактый.

Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көнендә һәм Конфедерацияләр Кубогы-2017 вакытында ведомство эшенә аерым тукталды. Ул ЭЭМ шәхси составына бу чараларда иминлекне тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Шуның белән бергә, Рөстәм Миңнеханов җинаятьләрнең шактый өлеше ачылмый калуны да билгеләп үтте. Ведомствоның булган потенциалы кирәкле дәрәҗәдә кулланылмый, шул исәптән җәмәгатьчелек өчен аеруча мөһим өлкәләрдә: коррупциягә каршы көрәштә, гражданнарны, аларның мөлкәтләрен һәм бизнесны җинаятьчел кул сузулардан яклауда.

2018 елда аеруча әһәмиятле чаралар узачак, аерым алганда, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты. «Сайлаулар  катлаулы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вәзгытьтә узачак. Сезнең бурыч –гражданнарның барлык категорияләреннән дә, аларның конституциячел хокукларын бозмыйча гына, законнарны үтәүләрен профессиональ, грамоталы, әдәпле рәвештә таләп итү. Безгә республикада тотрыклы вәзгыять тәэмин итү аеруча мөһим», - диде Татарстан Президенты.

Ведомство эшчәнлегенең аеруча мөһим һәм актуаль юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов экстремизмга, милли һәм расачыл дошманлыкны уятуга каршы көрәшне атады. Ул Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләрен,  хокук саклау органнарыннан булган хезмәттәшләре белән бергә, эшнең нәтиҗәлерәк алымнарын гамәлгә кертергә, экстремистик күренешләрне көч куллануны пропагандалауны, ксенофобияне, национализмны кисәтергә өндәде.  

«Милләтара ызгышларны һәм диниара дошманлыкны элеккегечә үк тамырында килеш үз вакытында катгый итеп һәм компромиссларсыз кисәтүегезне үтенәм», - дип белдерде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш яңа алымнар таләп итә. Интернет һәм социаль челтәрләр ешрак кулланыла бара, алар ярдәмендә гражданнар протест акцияләренә һәм митингларга җәлеп ителә.

«Максатлары мәгълүм: гражданнар конфликтларын кузгату, дәүләтнең конституциячел нигезләренә һәм ахыр чиктә – илнең суверенитетына һөҗүм. Экстремистлар әзерләүче гамәлләргә яшен тизлегендә мөнәсәбәт белдерү аеруча мөһим. Кешеләр арасында, аеруча яшьләр арасында, профилактик эш алып барырга кирәк. Экстремистик һәм радикаль оешмаларның социаль челтәрләрдәге эшчәнлегенә мәгълүмати каршы торуны көчәйтү зарур», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.