Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч муниципаль районы советы утырышында катнашты

17.01.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Бу чара Питрәч Мәдәният йортында узды.

Утырышны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров ачты. Бүгенге утырышта Питрәч муниципаль районы советындагы 42 депутаттан 41 депутат катнашты.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату”, шулай ук “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгын сайлау”.

Депутатлар Эдуард Дияровның Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы вазифасыннан үз теләге белән китү турындагы гаризасын кабул итте.

Алексей Песошин утырыш барышында Эдуард Дияровның  районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.

Ул шулай ук Эдуард Дияровның район башлыгы вазифасыннан китүе башка эшкә күчү белән бәйле, дип белдерде.

ТР Премьер-министры Эдуард Диаровка Питрәч районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды (2017 елның 16 гыйнвар карары).

“ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа, депутатлар корпусының кадрлар составын игътибар белән өйрәнеп, Питрәч муниципаль районы башлыгы вазифасына Илһам Кашапов кандидатурасын сайлау турында тәкъдимне депутатлар каравына җиткерергә кушты”, - диде Алексей Песошин.

Өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы советының  чираттан тыш утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән районның яңа башлыгын сайладылар – ул Илһам Кашапов булды.

Илһам Кашапов үзенең җавап сүзендә төп бурыч итеп, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, заманча яшәү һәм хезмәт шартларын тудыруны, төп юнәлешләрнең берсе итеп, район икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыруны билгеләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.