Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Артём Сидоров белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Артём Сидоров табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне карадылар, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яңа заманча чараларны гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Артём Сидоров Казанга 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт коллегиясенең уртак утырышында катнашу өчен килгән.