Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин:Тарифлар дәрәҗәсе икътисад һәм социаль тормышның барлык өлкәсенә сизелерлек тәэсир итә

18.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Төп тема – комитетның 2017 елдагы эшенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга куелган бурычлар.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов докладында 2018 ел дәвамында Татарстан халкы өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 4,2%тан югары булмаячак, дип хәбәр итте.

Узган 2017 елда ведомство тарафыннан тарифлар белән бәйле 8 меңнән артык карар кабул ителгән һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча 130 меңгә якын төбәк стандартлары күрсәткечләре расланган.

“Тарифлар билгеләгәндә Дәүләт комитеты оешмаларның бары тик икътисади яктан нигезле чыгымнары гына исәпкә алдык.Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәлелеге 16,9 млрд сум тәшкил итте”, - дип ассызыклады комитет рәисе.

Марат Зарипов билгеләгәнчә, закон буенча тарифлар быел 1 июльдән үзгәрәчәк. Аның үсеше  федераль хөкүмәт тарафыннан расланган индекс белән чикләнәчәк. Татарстан өчен ул күрсәткеч 2018 елда 4,2% тәшкил итәчәк.

Алга таба ул татарстанлыларны көтәчәк тарифларның төгәл үзгәреше турында җентекләбрәк сөйләде. Шулай итеп, быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя  элеккечә калачак һәм бер куб.м. өчен 5,48 сум тәшкил итәчәк.

Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 %тан да күбрәккә артмаячак.

2018 елның 1 нче июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6%

 күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.

“Шәһәр торак пунктларында аерым тәртиптә стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән булганча - 0,7 коэффициент белән билгеләнгән”, - дип белдерде Марат Зарипов.

Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2% дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.

Су белән тәэминат өчен 1 нче июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5%ка арткан). Юынтык суларны агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7%ка арта.

Коллегияне йомгаклап, Алексей Песошин чыгыш ясады.

“Республика тиз үсә, салымнар базасын арттыра. Бу бюджетның чыгымнар өлешен арттырырга мөмкинлек бирә, аеруча социаль юнәлешләр буенча. Бу барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының килешеп эшләвеннән башка мөмкин булмас иде”, - дип билгеләде ул.

Аннары Алексей Песошин тармакның иң алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен – медальләр, ТР Президенты Рәхмәтен, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.