Яңалыклар

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, сулыклар пычрануын кисәтү һәм саклау турында сөйләштеләр. 

26.02.2018

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен берничә инновацион проект һәм технология каралды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Суперконструкцион полимерлар алу буенча импортны алмаштыручы яңа технологияне Х.М. Бербеков ис. Кабарда-Балкар дәүләт университетының (Нальчик) прогрессив полимерлар лабораториясе җитәкчесе Светлана Хаширова тәкъдим итте.

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларының Россиядәге Илчесе Джон Хантсман әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

25.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар, гадәттәгечә, Казанга “Ельцин Кубогы-2018” Халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килгәннәр.

24.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якуповка, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махаловка һәм спортчы Андрей Ларьковка котлау телеграммасы юллады. 

"Андрей Ларьковның олимпия бүләге - бронза медален 50 км чаңгы ярышында яулавы белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Бу гаять катлаулы, дистанцияләр "короле", һәм лаеклы урын алу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз".

24.02.2018

Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Россельхознадзорның Баларусьтан сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.

“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.

24.02.2018

2017 елда "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә агропарк генераль директоры Олег Власов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Дүрт ел рәттән "Казан" агросәнәгать паркы - республика авлы хуҗалыгы җитештерүчеләре  продукциясен сату мәйданчыгы, диде Власов.  Анда 281 резидент эшли, 1200 дән артык эш урыны бар. 

24.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуристка Алина Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега Олимпия уеннары-2018дә алтын медаль белән котлап телеграмма юллады.

"Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алина! Алинаның ирекле программадагы искиткеч чыгышы бик сокландырды һәм сезне чын күңелемнән лаеклы, ышандырырлык һәм матур җиңүегез белән котлыйм", - диелә телеграмма текстында.

24.02.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << ( 1051 ) 1052 1053 1054 1055 1056 1057 1058 1059 1060 >>