Бүген Татарстан Республикасының элеккеге икътисад министры Артём Здунов «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә тапшырды.
Искәртәбез, кичә Артём Здунов Дагыстан Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указга Дагыстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имза салды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы районы советының чираттагы утырышында катнашты.
Бу чара Урыссу гимназиясе территориясендә узды (Урыссу штп) һәм Ютазы муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде.
Төп докладны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшырды. Сәламләү сүзендә Татарстан Президенты билгеләгәнчә, дәүләт премияләре лауреатлары - дөньяда фәнни өлкәдә билгеле һәм атаклы, югары дәрәҗәдәге белгечләр. "Сезнең казанышлар - төпле һәм тырышып эшләү, тынгысыз фәнни эшчәнлек нәтиҗәсе ул. Без сезнең казанышлар, хәзерге заман фәне һәм техникасына керткән өлешегез белән горурланабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районы советының 28 нче утырышында катнашты.
Утырыш М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды (Ленин ур., 13) һәм ул Баулы районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр Баулы районы предприятиеләре җитештерә торган сәнәгать товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Төп докладны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ясады.
Бүген Лаеш муниципаль районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү буенча яңа җитештерү ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология ФМТҮ» ФДБУнең хирургия буенча генераль директоры урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Бөтенроссия медицина сәнәгате иҗтимагый советы рәисе Юрий Калинин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене - Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре” конференциясен уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Ул Чүпрәле муниципаль районы башлыгы иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп Равил Кузюров билгеләнде, дип хәбәр итте.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, Равил Кузюров моңа кадәр күп урыннарда эшләгән - ул Хөкүмәт структурасында да, ТР табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары булып та эшләгән. Соңгы вакытта ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Төп максаты – кичә башланып киткән «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында катнашу.