2017 елда "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә агропарк генераль директоры Олег Власов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Дүрт ел рәттән "Казан" агросәнәгать паркы - республика авлы хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сату мәйданчыгы, диде Власов. Анда 281 резидент эшли, 1200 дән артык эш урыны бар.
2017\ елда товар әйләнеше күләме 1,5 млрд. сум тәдшкил итте, диде гендиректор. Чагыштыру өчен: 2016 елда - 1,35 млрд. сум, 2015 елда - 1,1 млрд. сум булган.
Агросәнәгать паркында ассортименты киңәйтү юнәлешендә эш алып баралар, 2017 елда республика аграрчыларын бу эшкә җәлеп итү дәвам ителде. Әлеге мәйданда эшкәртү производствосын булдыру эше дәвам ителә: 7 эшкәртү производствосы бар, 300 дән артык эш урыны булдырылды, продукцияләре агропаркның үзендә, федераль һәм локаль сәүдә челтәрләрендә сатыла. Олег Власов сүзләренчә, "пыяла аша" өч производство эшли башлаган - сатып алучылар производство барышын пыяла аша күрә ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехано билгеләгәнчә, сүген иң мөһиме - агросәнәгать паркының авыл уҗалыгы җитештерүчеләре өчен продукцияләрен үзләре сата алу мәйданчыгы булып калуы. Җитештерүче, фермер үзе сатып алучыга сата алырга тиеш, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген районнарда да мәйданы буенча кечкенәрәк шундый мәйданнар булдыру әһәмиятле.