Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада чаңгычыларын 50 км чаңгы ярышында бронза медале алулары белән котлады

24.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якуповка, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махаловка һәм спортчы Андрей Ларьковка котлау телеграммасы юллады. 

"Андрей Ларьковның олимпия бүләге - бронза медален 50 км чаңгы ярышында яулавы белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Бу гаять катлаулы, дистанцияләр "короле", һәм лаеклы урын алу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз. Икенче урынны да Россия чаңгычысы Александр Большунов яулавы шатлыклы. Андрей Ларьков, Александр Большуновның, шулай ук Россиядә чаңгы спортын үстерүгә көч куючы профессионалларның күп еллар дәвамында тырышып эшләүләре үз җимешләрен бирә. Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар һәм Татарстан, Россияне данлыклаучы яңа казанышларга ирешүгезне телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ".


ТР Президенты Матбугат хезмәте.