Рөстәм Миңнеханов фигуристка Алина Заһитованы һәм тренеры Этери Тутберидзены Олимпия уеннары-2018дә алтын медаль белән котлады

24.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуристка Алина Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега Олимпия уеннары-2018дә алтын медаль белән котлап телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алина! Алинаның ирекле программадагы искиткеч чыгышы бик сокландырды һәм сезне чын күңелемнән лаеклы, ышандырырлык һәм матур җиңүегез белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Безнең фигуристкабыз медале – бу катлаулы Олимпиадада Россиянең беренче алтын медале булуы белән дә мөһим. Үзенең Олимпия казанышлары белән Алина Заһитова һәм Евгения Медведева тагын бер кабат илебез фигуралы шуу мәктәбенең, дөньяда иң көчле мәктәп буларак, югары абруен расладылар, һәм бу шулай ук Россиянең халыкара имиджын һәм спорт данын ныгытуга гаять зур өлеш тә. Ихластан югары максатка ирешү шатлыгыгызны уртаклашам һәм сезгә бетмәс-төкәнмәс оптимизм, уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.