Яңалыклар

09.01.2018

2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш - 5,1 %). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия регионнары арасында өченче урында. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

09.01.2018

2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча республикда 2 млн. 408,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 100,3 %).  

06.01.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы. «Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!».

31.12.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар! Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт». 

30.12.2017

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30.12.2017

Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының  тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

29.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дубайның тотрыклы шәһәре» (The Sustainable City) территориясен карады.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

«Дубайның тотрыклы шәһәре»ндә булганда территория җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка проект һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде. 

29.12.2017

Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  ТР Хөкүмәте йортында  “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы  утырышы узды.

28.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге 2013 елның декабрендә Дубай шәехзадәсе һәм Дубай башкарма комитеты Рәисе Шәех Хамдән бән Мөхәммәд Әл Мәктүм Галиҗәнапләре җитәкчелегендә ачылган.

Үзәкнең рәисе – БГӘ Икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури.

28.12.2017

Бүген Россия пенсия фондының республика бүлегендә 2017 елга йомгак ясадылар һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләделәр. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1051 1052 1053 1054 1055 1056 ( 1057 ) 1058 1059 1060 >>