Татарстан Республикасында 2018 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы быел 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум күләмендә финансланачак (республика бюджетыннан – 1 млрд. 364,28 млн. сум, муниципаль берәмлекләре бюджетларыннан – 874,18 млн. сум, гражданнар акчалары 3 млрд. 837,9 млн. сум).
Мәгариф объектларына капиталь ремонт исемлегенә 28 гомуми белем бирү оешмасы кергән,финанслау күләме 732,72 млн. сум. Бу – 16 муниципаль мәктәп, 12 коррекцион мәктәп. Моннан тыш, 85 мәктәпкәчә балалар оешмасы ремонтланачак, суммасы 1 млрд. 743,71 млн. сум.
22 февральгә 16 муниципаль мәктәптән 13ендә эшләр бара, 12 коррекцион мәктәптән – 7сендә, 85 балалар бакчасыннан – 56сында.
Шулай ук балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау башланган – 14 объекттан 13сендә. Суммасы 112 млн. сум, 40,5 млн. сумга 6 балаларны савыктыру лагерын төзү һәм берсен и реконструкцияләү (40 млн. сум) каралган.
Быел республикада 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт ясалачак. 22 февральгә 11 объектның 9ында эшләр бара.
Мәдәният объектларына капиталь ремонт 42 объектның 29ында планлаштырылган. Программаны финанслау күләме 342,975 млн. сум.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонтка һәм аларның матди базасын ныгытуга килгәндә исә, бу максатларга 2018 елда 100 млн. сум бүлеп бирелгән. Эшләр 28 объектның 27сендә бара.
2018 елда шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советларының 38 бинасына капиталь ремонт һәм 10 бина төзү каралган, финанслау күләме – 100 млн. сум. 38 объектның 26сында эшләр бара.
Республикада 19 муниципаль архивта ремонт каралган. 19 объектның 12сендә эшләр алып барыла. Финаслау күләме – 50 млн. сум.
2018 елда Татарстанда яңа программа башлана – Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту. 6 бинага капремонт карала. Финанслау күләме – 88,41 млн. сум. 5 объектта эшләр башланган.
2018 елда Татарстанда программа буенча 120 амбулатор-поликлиника учреждение бинасына капиталь ремонт планлаштырыла, гомуми суммасы – 3 195,72 млн. сум. Шул исәптән Казанда – 338,027 млн. сумга 21 поликлиника бинасына. Чаллыда – 504,901 млн. сумга 15 бинага, Түбән Камада – 216,59 млн. сумга 6 бинага, Әлмәттә – 82,627 млн. сумга 4 бинага.
22 февральгә проект-смета документациясен әзерләү, планировка хәл ителешләрен карау бара, шулай ук 120 объектның 44ендә әзерлек эшләре башланган.
2018 елда 63 машина-трактор паркына, 127 иген чистарту комплексына, иген саклагычка һәм ябык иген ындырына, 227 сыер фермасына, 15 яшелчә саклагычка капиталь ремонт, 123 силос-сенаж траншеясе төзү каралган.
Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» прогарммасын гамәлгә ашыруга 2 млрд. сум каралган, Россия Федерациясе бюджетыннан – 655 млн. 108,9 мең сум (гомуми суммасы – 2 млрд. 655 млн. 108,9 мең сум). Барлык муниципаль берәмлекләрдә 60 җәмәгать киңлекләре объектын төзекләндерү каралган, бу – 28 парк, 16 яр буйлары һәм пляжлар, 7 урам, 5 сквер, 3 бульвар һәм бер мәйдан.