Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, сулыклар пычрануын кисәтү һәм саклау турында сөйләштеләр. 

Искәртик, Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов Казанга РФ Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитн буенча Комитет утырышнда катнашу өчен килде. Чара Идел елгасын саклау һәм пычрануын кисәтү чараларын гамәлгә ашыруга багышланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина