Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Пхенчханда Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады. Котлау телеграммасы шулай ук фигуралы шуу буенча Россия атказанган тренреы Этери Тутберидзега да юлланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан фигуралы шуучысы Евгения Тарасованы Пхёнчхандагы Олимпиадада искиткеч чыгыш ясавы белән котлады. Евгения Тарасова Владимир Морозов белән парлап фигуралы шуучыларның командалы турнирында көмеш медаль яулады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергка, Орскка очучы Ан-148 самолеты һәлакәте сәбәпле, кайгыны уртаклашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде. 2018 елның 11 февралендә Ан-148 пассажирлар самолеты Мәскәүдән Орскка таба очып чыккач, Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. 65 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Авиакатастрофа корбаннары арасында Екатерина Насырова да бур. Ул Казанда туган һәм бер ел элек Мәскәүгә күчкән булган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Хәбибуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.
Утырыш Арча муниципаль районы Казанбаш мәктәбе укучыларының авыруы сәбәпле күрелгән чараларга багышланган иде.
2018 елның 11 февраленәдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Арча районынындагы Казанбаш төп гомуми белем мәктәбенең 30 укучысы һәм бер укытучысы һәм .Г.Тукай ис. Арча педагогика колледжының бер укучысында эчәклек инфекциясе булу турында 32 ашыгыч хәбәр килгән.
Бөтен авыруларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә яткызганнар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәте оешмаларына һәм муниципалитетларына кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, күп итеп кар яугач, коммуналь оешмалар төп юлларны чистартты. Әмма бүген халыктан йорт аллары һәм шәһәр поселоклары юлларында кар җыелмаганына зарлана. Аеруча бу республика башкаласына карый.
Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.
2018 елда 113 мәгариф объектын ремонтларга ниятлиләр. Шулардан – 28 гомуми белем оешмасы һәм 85 балалар бакчасы. 8 февральгә 11 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптә, 47 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә эшләр алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.