Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

26.02.2018

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен берничә инновацион проект һәм технология каралды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Суперконструкцион полимерлар алу буенча импортны алмаштыручы яңа технологияне Х.М. Бербеков ис. Кабарда-Балкар дәүләт университетының (Нальчик) прогрессив полимерлар лабораториясе җитәкчесе Светлана Хаширова тәкъдим итте.

Бөтендөнья трендлары сәнәгать әйберләрен аддитив җитештерүгә күчүдән гыйбарәт (Additive Manufacturing, 3d компьютер технологияләре ярдәмендә объектны катлам-катлам үстерү һәм синтез).

Куллану даирәсе – авиатөзелеш, хәрби һәм космик техника җитештерү, электроника, робототехника, электротехника, автомобильләр төзелеше һәм медицина.

Дөньяда суперконструкцион полимерлар җитештерү күләме – елына 300 мең тонна. Россиядә мондый җитештерүләр юк.  

«Татарстан, иң эре пластмассалар һәм каучуклар җитештерүче буларак, мондый хәл ителешләр белән кызыксына, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа материаллар, композитлар машина төзелешендә, автомобильләр, самолетлар җитештерүдә күбрәк урын ала бара».

Бу тема агрессив мохитларга карата да кызыклы. Татарстан Президенты мәсьәләне өйрәнү өчен Кабарда-Балкар университетына «Татнефть» ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез» белгечләре төркемен җибәрергә тәкъдим итте. 

Газлар һәм нефть химиясен әзерләү процессларын интенсификацияләү өчен бүлү мембрана алымнары турында РФАнең А.В.Топчиев ис. нефтехимия синтезы институты(Мәскәү) директоры урынбасары Алексей Волков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы предприятиеләрендә саклау буенча Acronis импортны алмаштыручы хәл ителешләрен гамәлгә кертүне Acronis компаниясе вице-президенты Олег Шәйхаттаров тәкъдим итте.

«Джератикс» аналитик платформасының яңа мөмкинлекләре турында «Валадорус Софт» ҖЧҖ гамәлгә куючыларының берсе, техник директоры Игорь Коршунов сөйләде.

"Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев нефть химиясе өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыруны тәкъдим итте.

«Алабуга»да Бисфенол А эпоксид сумаласы җитештерү заводын ачу тәкъдим ителде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Шаһивәлиевның тәкъдимен хуплады. «Үзебездәге чималдан, продуктлардан чыгып, экспорт потенциалын, шул исәптән азык-төлек сәнәгатендә,  үстерергә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бездә, кайбер позицияләрдән гайре, нефть химиясе продуктларының тулы җыелмасы бар».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары буенча