Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларының Россиядәге Илчесе Джон Хантсман әфәнде белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Яклар гамәлдәге Россия-Америка мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Илче әфәндегә төбәкнең социаль-икътисадый үсеше, республика территориясендә гамәлгә ашырылучы иң актуаль инвестицион проектлар турында сөйләде.
Искәртәбез, Джон Хантсман Татарстанда эш сәфәрендә.