Яңалыклар

29.01.2018

«Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында республика исеменнән биш татарстанлы катнашачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.

29.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global компаниясе (Катар дәүләте) идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. 

27.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара Чаллы шәһәрендә узды, аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты. Утырыш алдыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Соколовка яңа юл техникасы һәм автотранспорт күргәзмәсен күрсәтте. 

26.01.2018

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирә. Республика бюджеты чыгымнары буенча бу юнәлеш икенче урында тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш йомгакларына һәм 2018 елга планнарына багышланган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстанда ярыйсы гына әйбәт демографик күрсәткечләр күзәтелә. Әмма, Татарстан Президенты сүзләренчә, уңай тенденция хезмәткә сәләтле халык арасында үлем-китем кимү нәтиҗәсендә ирешелә. Шул ук вакытта төбәктә балалар туу кими.

26.01.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы җәчү эшләренә әзерлек барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел чәчү акча белән тэмин итү өлкәсендә катлаулы була. "Язгы кыр эшләренә генә 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, ягъни 1 гектарга 7 мең сум тирәсе", - диде Марат Әхмәтов. 

 

26.01.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбассры Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

26.01.2018

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды. Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң 18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсенең поликлиникасында һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Г» корпусында булды.

Поликлиника эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау минстры Гадел Вафин мәгълүмат бирде. Аннары Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.

26.01.2018

Россия нефтьчеләре 2017 елда «ОПЕК+» килешүләре кысаларында нефть чыгаруны тоткарлап тору буенча үз бурычын үтәгән. Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы белдерүенчә, нефть чыгару күләме үткән ел 546,7 млн. тонна тәшкил иткән, ягъни үткән елның шушы чорына карата 99,9% (минус 800 мең тонна). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнар бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.   

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә (Казан, Тирәкле урам, 2а) яңа йөзү бассейнын ачуда катнашты. 

"Ракета" бассейны 2017 елда "2016-2020 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән.

Битләр: << 1041 1042 1043 1044 1045 1046 1047 1048 ( 1049 ) 1050 >>