Иртәгә, 2018 елның 3 мартында, Казанда VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы булачак.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак, шулай ук анда Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырыла.
Җыенда 750 Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашачак дип көтелә.
VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыенының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Утырыш трансляциясе «Рәсми Татарстан» сайтында - www.http://tatarstan.ru/ онлайн режимында оештырылачак.