Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районы советының 28 нче утырышында катнашты.
Утырыш М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды (Ленин ур., 13) һәм ул Баулы районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр Баулы районы предприятиеләре җитештерә торган сәнәгать товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Төп докладны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ясады.
Бүген Лаеш муниципаль районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү буенча яңа җитештерү ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология ФМТҮ» ФДБУнең хирургия буенча генераль директоры урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Бөтенроссия медицина сәнәгате иҗтимагый советы рәисе Юрий Калинин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене - Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ITS Forum-Kazan “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре” конференциясен уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Ул Чүпрәле муниципаль районы башлыгы иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп Равил Кузюров билгеләнде, дип хәбәр итте.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, Равил Кузюров моңа кадәр күп урыннарда эшләгән - ул Хөкүмәт структурасында да, ТР табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары булып та эшләгән. Соңгы вакытта ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Төп максаты – кичә башланып киткән «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларына билгеләү указларын имзалады.
Кузюров Равил Афраим улы Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре кылды, анда ул муниципаль район Советының 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.
Бөгелмәгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-җитештерү предприятиесендә булды.
Без Әлмәтнең республиканың нефть башкаласы буларак ролен һәм әһәмиятен күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышта белдерде.
Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов аны озата йөрүче рәсми затлар белән Әлмәт районы предприятеләре һәм агросәнәгать комплексында җитештерелүче продукция һәм коммуналь техника күргәзмәсен карады.