Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юлламасында шулай дип белдерде.
Искәртик, бүген әлеге чара Кремльдәге Георгий залында түгел, ә Үзәк Манежда узды. Бу чакырылганнар саны артыграк һәм визуальләштерүне яхшырту максатыннан эшләнде.
Татарстан Республикасыннан юлламаны тыңларга Рөстәм Миңнеханов барды.
Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш. Алар университетлар, академик институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең мөмкинлекләрен берләштерәчәк, диде Россия Президенты.
«Мондый үзәкләр Казан, Самара, Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, Владивосток, Калининград һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә башлады инде. Аларны зур проектларны гамәлгә ашыруга юнәлетргә кирәк. Шул исәптән, геном тикшеренүләр өлкәсенә дә», - дип саный Владимир Путин.
Россия Президентының Федераль Собраниегә еллык юлламасында Казан, шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай мисал буларак, билгеләп үтелде.
Безгә тормыш өчен заманча мохит тудырырга, шәһәр һәм бистәләребезне үзгәртергә кирәк. Шуның белән бергә, аларның үз йөзен һәм тарихи мирасын саклап калуы да мөһим, дип искәртте Владимир Путин.
«Бездә шәһәр мохитен һәм инфраструктурасын яңартуда уңай тәҗрибә тупланды. Мондый тәҗрибә Казанда, Владивостокта, Сочида бар, күп кенә төбәк башкалалары һәм кечкенә шәһәрләр үзгәреш кичерә», - дип белдерде Россия Президенты.
Башка шәһәрләр һәм торак пунктларны да кертеп, Россияне үстерү буенча киң колачлы программаны гамәлгә ашыра башларга, шулай ук алдагы алты елда әлеге максатларга каралган чыгымнарны ким дигәндә ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм, диде ул.
Тулысынча Россия Федерациясе Президентының Федераль Собраниегә еллык юлламасы текстын рәсми сайтта укый аласыз: http://www.kremlin.ru/events/president/news/56957