Яңалыклар

14.02.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәренә килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнашу (2018 елның 14-16 феврале).

Иртәгә, 15 февральдә, форумның «Төбәкләргә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр» пленар утырышы узачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның да катнашуы көтелә.

14.02.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү министры Кубогына, ТР Премьер-министры Кубогына бөтенроссия ярышлары һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерү-коткару спорты буенча Үзәк совет Кубогына Россия Эчке эшләр министрлыгы беренчелеге ачылышы тантанасында катнашты.

14.02.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

14.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узды. Утырышта катнашучылар 2017 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2018 елга бурычларны билгеләде. Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. 

14.02.2018

Бүген Казан  Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ совет җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.

14.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының тренерлар штабы һәм хоккейчылары белән очрашты.  Традицион очрашу клубның Казандагы спорт базасында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» ХК президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «СКП «Татнефть – Ак Барс» ҖЧҖ директоры Шамил Хөснетдинов һәм «Ак Барс» генераль менеджеры Рафик Якубов та катнашты.

14.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Казандагы берничә мәдәни объектка комплекслы капиталь ремонт ясау программасын әзерләргә йөкләмә бирде. 

Шуларның берсе – Фешин исемендәге Казан сәнәгать училищесы. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сәнәгать училищесы бинасы – Казан өчен уникаль архитектура һәм тарихи объект. Объектка ремонт уку процессы туктатылмыйча башкарылачак. 

14.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфасына Садыйков Марат Наил улы билгеләнде. Элек ул Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын били иде. 

14.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә указ имзалады.  

2018 елның 14 февралендәге № ПУ-166 Указы белән Вафин Гадел Юныс улы, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.  

13.02.2018

Зеленодольск районы – республиканың иң эре муниципаль берәмлекләреннән берсе, аның уникаль спецификасы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына  һәм 2018 елга бурычларына багышланган Советы утырышында хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольск районының конкурент өстенлекләре бар, аерым алганда, географик яктан урнашуы, Казанга якынлыгы.

Битләр: << 1041 ( 1042 ) 1043 1044 1045 1046 1047 1048 1049 1050 >>