Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов та катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә мәрсин балыклар токымнарын үрчетү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртәбез, республикада Россиядә беренче булып аквакультура кластеры булдырылачак.
Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков Казанда «Россия мәрсин балыклар үрчетү» IV фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар (Казанда 2018 елның 1 мартында ачылды).