Антон Силуанов һәм Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды

02.03.2018

Бүген Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр. Rockwool компаниясе заводында РФ финанслар министрына җитештерелә торган җылылык изоляциясе сыйфатларын күрсәттеләр. 

Шулай ук Антон Силуанов  Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводында һәм Ford Sollers предприятиесенең автомобильләр җыю заводында булды. 

Аннан РФ финанслар министры өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшәмә уздырды. 

“Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиеев хәбәр иткәнчә, Кама сәнәгать кластерында 1,25 трлн сумлык проектларны гамәлгә ашыру ниятләнә, яңа производстволар ел саен 720 млрд сумга кадәр табыш бирәчәк. Инфраструктурага 183 млрд. сум кирәк. Тимур Шаһивәлиев сүзләренчә, шәхси инвесторлар инфраструктураны финанслый ала, аларга дәүләт киләчәктә әлеге чыгымнарны каплар иде.

атарстан предприятиеләре җитәкчеләре гамәлгә куярга мөмкин булган проектлар һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында сөйләде.

Аннары Антон Силуанов: “Алга таба да инвестицияләрне ашыктыра төшү өчен инструментлар кирәк, без аларны эшләргә әзер”, диде.

“Без бүген тәкъдим ителгән проектларның икътисади нәтиҗәлелеген раслаучы исәп-хисапны тәкъдим итәргә әзер”, - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

 

 


"Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте