Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Алексей Песошин Красногорск шәһәренә (Мәскәү өлкәсе) эшлекле очрашуга килде. Төп максаты - Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы вәкилләре җыены эшендә катнашу, анда 2017 елдагы эшчәнлеккә, гражданнар оборонасы чаралары үтәлешенә нәтиҗә ясалачак һәм 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1070 савымлы сыерга исәпләнгән "Н.Е. Токарликов ис." АҖ сөт-товар комплексында булды. Сөтчелек-товар комплексы Әлмәт районының Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты - Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда эшчәнлек нәтиҗәләе һәм 2018 елларга планнарына багышланган утырышта катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты - очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрү.
Быел 18 нче тапкыр оештырылачак “Йолдызлык” фестивалендә миллионычы катнашучы чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов хәбәр итте.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент коньяк комбинаты эшчәлеге белән танышты. Аны Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде.
Шәрәфле кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карап чыктылар, коньяк продукциясе әзерләү һәм саклау процессы белән таныштылар.
Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүген комбинат сезонга 80 мең тонна виноград эшкәртә. Продукции ассортиментын барлык категорияләрдәге 20 исемдәге коньяк һәм 18 исемдәге шәраб тәшкил итә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент шәһәренең тарихи урыннарында булды. Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән бергә ул борынгы Нарын-кала кальгәсен карады. Фарсы мәмләкәтенә Каспий капкаларын ябарга тиешле Доараб цитаделе Каспий диңгезе белән ике катлы дивар белән тоташтырылган. Объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
Бүген Махачкалада Татарстан Республикасы белән Дагыстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру Планы имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев документка кулларын куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Кумторкалы районында урнашкан «Түбә» индустриаль паркында булды.
Парк 2015 елда булдырылган. Гомуми мәйданы –194 га. Инфраструктурасына кирәкле инженер челтәрләре һәм алга киткән логистика системасы керә. Потенциаль инвесторларга ташламалы салым шартлары тәкъдим итәләр.
Бүген «Түбә» территориясендә 10 резидент эшли. Рөстәм Миңнеханов ике төп предприятие – Каспий табаклы пыяла заводы һәм «Мараби» керамик плитка заводы эше белән танышты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махачкалага эш сәфәре кысаларында Дагыстандагы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр буенча иң эре күп функцияле үзәктә булды. Татарстан Республикасы Президентын Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде.
Бүгенгә Дагыстанда 57 КФҮ һәм 435 территориаль аерымланган бүлекчә эшли. «Бер тәрәзә» принцибы буенча халыкның 98%ына хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Аларда 390нан артык хезмәт күрсәтелә.