Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хәкиме белән очрашуда: Үзбәк хезмәттәшләребез белән төрле өлкәләрдәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер

02.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хәкиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең субъекты буларак, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү яклы. 

Ташкент делегациясенең бүгенге визиты алга таба багланышларны ныгытуга ярдәм итәчәк, дип ышануын искәртте ТР Президенты. 

Сез Татарстанда узган ел октябрь аенда булдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, республиканың икътисадый мөмкинлекләрен күрдегез, берничә объектта булдыгыә - ИТ-парк, Казан вертолетлар заводы, "ТАНЕКО" комплексы, "КАМАЗ" ГАҖ цехлары, "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдыгыз. 

Без үзбәк хезмәттәшләребез белән эшчәнлегебезнең төрле юнәлешләре, төрле икътисадый юнәлештәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстанга Үзбәкстан сәнәгать продукциясе китерелергә мөмкин. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.