Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.
Быел чара Мәскәүнең "Үзәк Манеж" күргәзмәләр залында уза.
Юлламаны игълан итү тантанасында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша,ул Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Россия Федерациясе Президенты юлламасы – дәүләт башлыгының парламентның ике палатасына да еллык гавами мөрәҗәгате, юлламада илдәге эшләрнең торышына бәя бирелә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.