Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Хәләф Әл Хабтурның 2010 елда Казанда булганын искәртте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстаннан төрле делегацияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла.
"БГӘ - икътисадый элемтәләр үстерү өчен иң уңай партнерларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген сезнең илегез - нык һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы дәүләт".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РМА Рус» Германия компаниясе генераль директоры Томас Эгон Плохер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Искәритк, 2014 елдан "Алабуга" МИЗ территориясендә газ чыгару сәнәгате өчен шарлы краннар җитештерүче «РМА Рус» заводлы эшләп килә.
Бүген Казанда Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы һәм ТР социаль-икътисади мониторинг комитетының уртак коллегия утырышы узды. Катнашучылар ведомстволарның 2017 елдагы эшчәнлекләре хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.
Утырышта ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, Федераль дәүләт статистика хезмәтенеӊ ТР буенча төбәк органы җитәкчесе Наталья Гатауллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.
"Бүген без оператив хезмәт өчен яңа эш автотранспортын тапшырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең хезмәтегез гаять җаваплы: быел республикада күп төрле чаралар узачак, шул исәптән - халыкара дәрәҗәдә дә, бу футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары да, башка чаралар да".
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн. сумнан артык продукция төяп җибәргән. Комплексның база предприятиеләрендә бер кешегә уртача эшләнеш 14,5 млн. сум туры килә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында шундый күрсәткечләрне игълан иттеләр.
“КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия автоузышчылар командасы вәкилләре сөйләде.
“Дакар-2018” ралли җиңүчесе Эдуард Николаев бу узышны “имтихан” дип атады. Аның сүзләренчә, “КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән.“КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия автоузышчылар командасы вәкилләре сөйләде.
“Дакар-2018” ралли җиңүчесе Эдуард Николаев бу узышны “имтихан” дип атады. Аның сүзләренчә, “КАМАЗ-Мастер” командасында барлык әзерлекләр “Дакар”да уңышлы чыгыш ясауга юнәлтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. .
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Компаниянең 2017 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Коллегия утырышы Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды. Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген «Казан» халыкара аэропорты территориясендә Россия Почтасының логистика үзәге сәнәгати эксплуатациягә эшләтеп җибәрелде. Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов, Россия ФТС җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ким Хен Джун белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казанда Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.