Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рамил Ибәтуллин белән очрашты

06.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясе командующие, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Рамил Ибәтуллин 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша.

2025 елның февралендә Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелгән.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Рамил Ибәтуллинга Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.