Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашты. Утырыш Кыргызстан Республикасында уза.
Искәртәбез, әлеге хөкүмәтара альянс 11 ел элек төзелгән иде. Ул кар барсын саклау максатларында илләрне берләштерде. Кар барсы һәм аның экосистемалары буенча глобаль программаның җитәкче комитетының IX утырышында кар барсы яши торган илләрнең әйләнә-тирә мохит министрлары, шулай ук партнерлык оешмалары һәм халыкара финанс институтлары вәкилләре катнашты.
Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барсның мең еллар дәвамында татар халкының ата-бабалары өчен символ булуын искәртте. Бүген барс, гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндереп, Татарстан Республикасы гербында гәүдәләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә бүгенге чарада катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «2022 елда без Алтай Республикасында ирбисның табигый яшәү ареалында "Кар барсы" биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру инициативасы белән чыктык. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбислар санын торгызу өчен төп мәйданчыкка әверелеп бара", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан галимнәре кар барсы геномын өйрәнү һәм бу төр биобанк булдыру буенча проектлар эшләгән. Үзәкне өйрәнү объектлары белән тәэмин итү өчен Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча үзәккә 3 баш кар барсы китерелде. "Үзәккә Монголиядән тагын ике кар барсы килүе көтелә.
"Кыргызстан һәм Монголия коллегаларына ярдәмнәре һәм бергә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызны да безнең «Кар барсы» үзәге базасында фәнни консорциум оештыруда һәм киңәйтүдә актив катнашырга чакырам.
Белешмә өчен:
Искәртәбез, 2025 елның 13-15 мартында Казанда Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Казанда көчләрне берләштерү хезмәттәшлек офыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирде һәм Россиянең халыкара табигатьне саклау көн тәртибендәге позициясен алга этәрәчәк, дип белдерде "Ирбис"кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге" төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова.
"Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Тырышлыкларны берләштерү" темасы Казанда 13-15 март көннәрендә узды. Анда кар барсы яши торган 12 илдән - Бутаннан, Непалдан, Һиндстаннан, Кытайдан, Пакистаннан, Әфганстаннан, Монголиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, шулай ук Россиянең 11 төбәгеннән 180нән артык кеше катнашты. Экспертлар, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ирбисны өйрәнү һәм саклау алымнары, төр өчен актуаль янаулар һәм аларны булдырмау чаралары турында фикер алыштылар.