Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде

04.06.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәренә килде.

Чолпон-Ата шәһәре аэропортында аны Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Бакыт Торобаев, Табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Мәдәр Мәшиев, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Вакунов каршы алды.

Кыска визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашуы планлаштырылган. Шулай ук рәсми очрашулар да булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте