Яңалыклар

22.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. 

Тантана С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында узды.

"Ватанны саклаучылар көне - иленә тугры булган һәм аның иминлеген саклаучылар, дәүләт азатлыгын һәм бәйсезлеген үз-үзен кызганмыйча яклаучлыарның намус, хәрби антка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәте көне ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

 

22.02.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль районында булды.

Төп максаты - Буа муниципаль районы Советының 2017 елның социаль-икътисади үсеше йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган утырышында катнашу иде.  

Утырышта төп докладны Буа районы башлыгы Марат Җаббаров ясады.

22.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район (шәһәр) судлары рәисләренең, рәис урынбасарларының, җәмәгать судлары вәкилләренең 2017 ел йомгаклары буенча уздырылучы киңәшмәсендә катнашты. 

Киңәшмәдә нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе   Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов чыгыш ясады.

22.02.2018

Бүген Казанда Үзәк стадионда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Россиянең моношәһәрләреннән килгән укучыларының футбол буенча мастер-классларын ачу тантанасы узды. 

Чарада «ЦСКА» ҺФК тренерлары катнашты.

Спортчыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе Ирина Макиева мөрәҗәгать итте.

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.   

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре белән килде.

Утырышта төп нотык белән 2017 елда Түбән Кама мунициципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин чыгыш ясады.

Утырыш Интернет челтәрендә онлайн режимында трансляцияләнде

21.02.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районында вакытта «Түбән Кама күп юнәлешле үзәк район сырхауханәсе» ДАСУнең консультация-диагностика поликлиникасында булды.

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Соборны яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты. “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов алар өчен чиркәү бинасы буйлап экскурсия үткәрде.

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Советы утырышында катнашты. 

Чара 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр сарае мәйданында узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Төп доклад белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар белән бергәләп, «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.

«Мастер» КИП территориясендә «Чаллы шәһәре» алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе резидент компанияләре дә урнашкан.

21.02.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Көньяк Хорасан провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин Татарстанга күрсәтелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде.

 

Битләр: << 1031 1032 1033 1034 1035 1036 1037 ( 1038 ) 1039 1040 >>