Бүген Татарстан Республикасы белән «Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖ («Россельхозбанк») арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев кул куйды.
Чара Казан Кремлендә узды.
Имза салыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге «Россельхозбанк» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм 2018 елның 19 февралендә узды.
Бу чара “Корстон” комплексы мәйданчыгында булды.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.
Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышы интернетта онлайн режимымда трансляцияләнәчәк.
Чара иртәгә, 21 февральдә, Түбән Кама шәһәрендә булачак һәм 2017 елда Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланачак.
Татарстан Сочида Россия инвестиция форумында 15тән артык килешү имзалаган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
Брифинг ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Сочида Россия инвестицион форумында катнашуы нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бу чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүен расладылар.
Искәртик, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составында тагын бер ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын булдыру турында Указ имзалады.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды, анда ул «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Бюросы утырышында катнашты.
Утырышны «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Рәисе Борис Грызлов уздырды.
Чарада катнашучылар ике төп мәсьәлә: төбәкләрдә партиянең 14 проектын гамәлгә ашыру, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруга бәя бирәчәк экспертлар төркеме составы буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды.
Чара Казан Кремлендә узды. Көн тәртибенә берничә инвестицион проект буенча фикер алышу кертелде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының 2018 елдагы беренче утырышы. Ул чарада катнашучыларны 2017 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең күрсәткечләре белән таныштырды, үткән ел ҖТП 2,8%ка арткан, сәнәгать җитештерүе күләмнәре – 1,8%ка, төп капиталга инвестицияләр шул дәрәҗәдә сакланып калган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн ханым белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Кунакны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Франциянең Россиядәге илчелеге белән багланышлар көйләнгән. "Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Франция хезмәттәшлеге үсешенә зур игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Штадлер» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Шиянов белән очрашты.
Эшлекле очрашу хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру барышына багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Андрей Ларьковка, Россия Чаңгы федерациясе президенты Е.В. Вяльбега, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Ә.Ә. Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш. Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Й.Җ. Якуповка, 4 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы В.А. Махаловка, спортчы А.В.Ларьковка котлау телеграммасы юллады.