Татарстанда 850,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

31.03.2018

2018 ел башыннан Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 314 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн 6 мең сумга 88 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 30 мартка республикада 850,8 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 130,9% тәшкил иткән.

Социаль ипотека программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 140,9 мең кв. метр булган 2 мең 574 фатирлы 75 йорт буенча хисап бирде.

Аренда торагы программасы буенча 2018 елда Иннополис шәһәрендә аренда торагының икенче чираты төзелеше планлаштырыла, бу 730 фатирлы 6 йорт.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 13 ветеран өчен 5 йорт төзелеше бара.

2018 елда 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 120 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында 26 объектта эш оештырылган.

Медицина ярдәме станцияләренә һәм хастаханәләргә капремонт барлык 7 объектта бара: Казан шәһәрендә(4 объектта), Балтач, Лаеш, Алексеев районнарында.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.