Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык-электр станциясен көйләү эшләренә старт бирде. Яңа газ-турбина җайланмасы – 20 МВт электр һәм 28 Гкал/с җылылык көчле җылылык-электр станциясе ПТС территориясендә урнашты. Җылылык сезонында ул үзәк котельный эшенең күләмен 20 процентка киметергә ярдәм итәчәк, ә җәй көне шәһәрне тулысынча кайнар су белән тәэмин итәчәк.
Татарстанда терлекселек өлкәсендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның 2 аендагы эшчәнлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кеше капиталы – Стратегия-2030 ның төп кыйммәте. Татарстанның шәһәр пространствосында дизайн өлкәсендә эшләнүче эшләр кешегә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Казанда, SIYUM дизайн һәм архитектура инвестицион беренче Халыкара форумында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.
Татарстанда 104 мәгариф объектында капиталь ремонт эшләре бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате. «Кадерле ханымнар һәм туташлар! Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язның ямьле бу көнендә хәтта табигать тә бәйрәм хөрмәтенә хатын-кызларга кояшның бәйләм-бәйләм ягымлы нурларын, төсләр балкышын, барчабызга күңел күтәренкелеге, якты рух бүләк итә».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә булды. Анда ул "Яңа проектларны гамәлгә ашыруның стратегик инициативалары агентлыгы" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Чарада АСИның 6 ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
ТР Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар 2033 елга кадәр булган башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Чаллы шәһәре янәшәсендә «КАМАЗ – Мастер» командасының сынау трассасында булдылар һәм спортчылар белән очраштылар.
Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы башланды. Быел ул тугызынчы тапкыр уза.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, быел конкурсны дүрт номинациядә уздыру турында карар кабул ителгән: “Экология”, “Рух һәм мәдәният”,”Спорт” һәм “Яшьләр инициативасы”.
Татарстан Республикасында Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган, бу республика өчен гадәти хәл. Бу хакта бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хәбәр итте.
Чара М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Михаил Бабич билгеләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимияткә гадел һәм лаеклы сайлаулар уздыру бурычын куйды.