Минтимер Шәймиев Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты

27.03.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшсеме Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты.

Әхмәт Садыйк Доган - Төркиянең 1996 елда Казанда ачылган Генераль консуллыгының унберенче консулы. Ул үз вазифаларына быел гыйнвар аенда кереште.

Очрашу алдыннан Әхмәт Садыйк Доган “Яңарыш” республика фондының экспозициясе һәм яңа проектлар – Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы белән танышты.

Минтимер Шәймиев Әхмәт Садыйк Доганны яңа вазифасы белән котлады. Ул билгеләгәнчә, Казанда Төркия консуллыгында һәрвакыт талантлы шәхесләр, тәҗрибәле илчеләр эшләгән.

Әңгәмә барышында мәдәният, тел, мәгариф, тарихи мирас өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Әхмәт Садыйк Доган Минтимер Шәймиевкә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.

“Төркия һәм Татарстан арасында күпьеллык хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә, - дип ассызыклады ул һәм алга таба да Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлегенә ТР Дәүләт Киңәшчесенең ярдәменә ышаныч белдерде”.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте