Татарстанда санитар - экологик икеайлык башлана

31.03.2018

2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Александр Шадриков сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Закон бозуларны ачыклау максатында авиа очышлар ярдәмендә карауны оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып  бару планлаштырыла.

Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Александр Шадриков ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүне тәэмин итәргә чакырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.