Яңалыклар

06.03.2018

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнаштылар.

Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет  академия театрында узды.

8 март уңаеннан бәйрәм концертына күп балалы аналар, шулай ук гаиләгә балалар алып тәрбияләүчеләр, җитештерүнең төрле тармакларында эшләүче хезмәтчәннәр, балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы казанышларга ирешкән хатын-кызлар чакырылган иде. 

06.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яше тулу уңаеннан олылау тантанасы узды. Юбилярны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Илдус Мостюков илнең оборонага сәләтен ныгытуга зур өлеш керткән, аның ачышлары әле дә гамәлдә. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Илдус Мостюков актив иҗтимагый тормыш алып баруын дәвам итә, "Татарстан Геройлары" хәйрия оешмасын җитәкли. 

05.03.2018

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

05.03.2018

Бүген "Казаноргсинтез" заводында җыңле өч катлы FFS-пленка производствосын ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге продукция "Казаноргсинтез"да җитештерелә торган полимерларны тутыру өчен капчыклар ясау өчен кирәк. Яңа линия өчен заводның иске цехы яңартылды һәм заманча җиһазланды. Проектка инвестицияләр күләме - 316 млню сумю Елына 2590 тонна продукция җитештерү планлаштырыла. 

05.03.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Пхенчханындагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчылары белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, спортчыларның теләсә-кайсы җиңүе ил өчен бик мөһим. Ул спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары һәм спорттагы осталыкларын күрсәтүләре белән котлады. 

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың традицион дини берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, РПЧнең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан (Иван Ашурков), Казан һәм Вятка Рус Православие иске обряд чиркәве епискобы Евфимий (Евгений Дубинов), Татарстан Республикасының һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик һәм Рим-католик чиркәвенең Казандагы Воздвижение Святого Креста приходы настоятеле Андрей Старцев катнашты. 

05.03.2018

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. 

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика матбугат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнаштылар. 

Чараны ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин алып барды. Ул, аерым алганда, ТР Президенты белән очрашуда катнашкан Алабуга шәһәренең 8 нче номерлы мәктәбе укучылары белән таныштырды - алар "Сигезенче мәктәп" яшүсмер журналистика студиясе активы.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады һәм актуаль сорауларга җавап бирде. 

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) республика штабы җитәкчеләре белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе» төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, РФ Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый платасы рәисе урынбасары, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнәгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко, В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев, ГХФ республика башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм башкалар катнашты. 

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Falk Beratung GmbH» компаниясе башкарма директоры Томас Фальк җитәкчелегендәге эре немец сәнәгать компанияләре вәкилләре белән компресслар төзү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казанькомпрессормаш» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев һәм башкалар катнашты.       

Битләр: << 1031 1032 ( 1033 ) 1034 1035 1036 1037 1038 1039 1040 >>