Казанда TIAF 4 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылды

28.03.2018

Бүген Казанда  «TIAF supported by Automechanika» 4 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылды.

Форум ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Ул форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады.

“Форумны уздыру урыны итеп Татарстанны сайлау республиканың югары потенциалын күрсәтә, - диде ул. – Республикада яңа автомобиль производстволары ачыла, тулы автомобиль кластеры формалашкан”.

Рөстәм Нигъмәтуллин форумның  Европа бизнесы ассоциациясе белән бергә уздырылуын аерым ассызыклады. “Бу безгә көчләрне берләштерергә һәм бер мәйданчыкта Россия һәм чит ил инвесторларын, җитештерүчеләрен җыярга мөмкинлек бирә”, дип билгеләде ул.

Форум кысаларындагы күргәзмә – проектның төп элементларының берсе, монда предприятиеләрнең озак сроклы стратегияләре күрсәтелгән һәм Россия һәм Кытай җитештерүчеләре продукциясенең иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә Россия, Төркия һәм Кытайдан 100 дән артык җитештерүче компания катнаша.

Форум программасында – базарның агымдагы торышына анализ һәм үсеш фаразлары; автомобиль сәнәгатендә инновацияләр буенча сессия, җитештерү мәйданчыкларын карау.

Белешмә өчен:

«TIAF supported by Automechanika» 4 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы Казанда 2018 елның 28-30 мартында узачак. Форумның максатлары – Татарстан Республикасы һәм Идел буена автомобиль төзелеше өлкәсендә инновацияләр җәлеп итү, Татарстан Республикасы предприятиеләре  һәм Европа, Кытай компанияләре арасында автокомпонентлар өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.