Яңалыклар

28.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан Евдокия Солдатованы 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Евдокия Солдатова Лаеш районының Березовка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында тегү фабрикасында тегүче булып эшләгән. Пенсиягә «Холод» ААҖдән чыккан.

28.02.2018

Казандагы маршрутларның берсендә йөрүче яңа троллейбусны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. 

Искәртик, бүген Казан шәһәр думасының 24 нче сессиясе алдыннан Рөстәм Миңнеханов троллейбуста йөреп карады һәм шәһәр электротранспорты сыйфатын бәяләде. 

28.02.2018

Россия-Бангладеш мөнәсәбәтләре кысаларында Бангладеш Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә без гаять зур игътибар бирәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.М. Сәйфул Хок белән очрашда белдерде. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортындагы Татарстан Президентының эш кабинетында узды. 

27.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү" темасына йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты. 

Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында узды (Казан).

ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгышы Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү темасына багышланды. 

27.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "РОСНАНО" УК" ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.

27.02.2018

ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда узган Ватанны саклаучылар айлыгына нәтиҗәләр ясалды.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Анда Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, “Юнармия” бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Бородин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашты.

27.02.2018

Бүген «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр» ITS Forum-Kazan V халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнаша.

Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар ITS Forum-Kazan конференциясе кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, сулыклар пычрануын кисәтү һәм саклау турында сөйләштеләр. 

26.02.2018

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен берничә инновацион проект һәм технология каралды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Суперконструкцион полимерлар алу буенча импортны алмаштыручы яңа технологияне Х.М. Бербеков ис. Кабарда-Балкар дәүләт университетының (Нальчик) прогрессив полимерлар лабораториясе җитәкчесе Светлана Хаширова тәкъдим итте.

26.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.

Битләр: << 1031 1032 1033 1034 1035 ( 1036 ) 1037 1038 1039 1040 >>