Яңалыклар

05.03.2018

Иртәгә, 2018 елның 6 мартында, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына киләчәк.  

03.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча "Россия-2018"республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" АКО генераль директоры Алексей Сорокин һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр йөз көннән дә аз вакыт калды. 

03.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең татар авыллары үсешендә эшкуарлыкның мөһим ролен билгеләп үтте. Ул бу хакта VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында хәбәр итте.  

Татарстан Президенты фикеренчә, татар авылларына ярдәм итүнең төрле рәвешләрен эзләргә кирәк. «Сезнең кебек эшкуарлар булмаса, татар авылларының киләчәге булмаячак», – диде Рөстәм Миңнеханов, җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

03.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты.

Чара «Корстон» КСККда узды. Анда Россиянең 40лап төбәгеннән 750дән артык эшкуар катнашты.

Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты.

03.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазыйфасыннан азат ителде.   

03.03.2018

Чәчү эшләрен финанс яктан тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте Йотындагы республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була дип исәпләнә. Бу, беренче чиратта, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар һәм башкалар. 

 

03.03.2018

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. 

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

02.03.2018

Бүген Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр. 

02.03.2018

Иртәгә, 2018 елның 3 мартында, Казанда VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы булачак.

Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак, шулай ук анда Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырыла.  

02.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хәкиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең субъекты буларак, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү яклы. 

 

Битләр: << 1031 1032 1033 ( 1034 ) 1035 1036 1037 1038 1039 1040 >>