ТР Хөкүмәте йортында РФдә Конкуренцияне үстерү милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

27.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФдә Конкуренцияне үстерү милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин уздырды. Анда Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин катнашты.

“Милли планны гамәлгә ашыру безнең алдыбызга берничә мөһим бурыч куя, аны үтәү безнең эшебездә өстенлекле булырга тиеш”, - диде Айрат Шәфигуллин.

Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре билгеләгәнчә, Федераль монополиягә каршы хезмәт коллегалары тәҗрибәсеннән күренгәнчә, соңгы елларда картель сөйләшүләр буенча эшләр арткан.

Киңәшмә барышында Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин чыгыш ясады.

Шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтнең картельләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы  Андрей Тенишев, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә тәмамлангач Айрат Шәфигуллин һәм Анатолий Голомолзин ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Айрат Шәфигуллин искә алганча, узган елда республиканың монополиягә каршы хезмәте 21 эшне тикшергән, әмма аларның берсе дә исбатлау процессының катлаулылыгы аркасында судка бирелмәгән. Бу хәл Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә төзәтеләчәк, дип билгеләде Айрат Шәфигуллин.

Хәзер андый закон бозучыларга җәза бирү турында сүз бармый, ә бәлки андый закон бозуларны баштан ук булдырмаска кирәк, дип йомгаклады Айрат Шәфигуллин.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.