Бүген Казанның Фикрәт Табиев урамында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Балалар бакчасы Казанның «Весна» торак комплексында урнашкан һәм 340 урынга исәпләнә.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов торак комплексы кешеләрен озак көтеп алынган балалар бакчасы ачылу белән котлады. «Мондый матур йортлар янәшәсендә парк, балалар бакчасы булу бик мөһим, мәктәп тә төзелә. Балаларыбыз бәләкәйдән үк бөтен мөмкинлекләрдән файдалана алырга тиеш», - диде ул.
Татарстан Президенты төзүчеләргә проектны сыйфатлы итеп башкарган өчен рәхмәт белдерде, балалар бакчасы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.
Илсур Метшин үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына мәгариф объектларын яңартыга һәм төзүгә зур игътибар биргәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты: уен бүлмәләрендә, спорт һәм музыка залларында булды.
Шуннан соң кунаклар «Весна» торак комплексы янәшәсендәге Нокса елгасы яр буен да карап чыктылар. Яр буенда велосипед юллары, җәяүлеләр зоналары, уен мәйданчыклары бар.