Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2018" конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Конференция Иннополиста 6-8 июнь көннәрендә үткәрелә.
Белгечләр өчен ул - сәнәгать, мәгълүмат технологияләре, оборона комплексы, инвесторлар һәм дәүләт вәкилләре арасында цифрлы икътисад, чимал булмаган экспорт, кибер-куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча глобаль әңгәмәне оештыру өчен булдырылган актуаль тармакара мәйданчык.
Чара РФ Президенты Администрациясе, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисад үсеше министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Ростек" дәүләт корпорациясе, "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә узды.
Башта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күргәзмәдә тәкъдим ителгән компанияләр эшләнмәләре белән танышты.
"Цифрлы кооперация. Дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр" пленар сессиясендә модератор "Ростех" дәүләт корпорациясенең махсус йөкләмәләр буенча директоры Василий Бровко булды.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә ЦИПР-2018 кысаларында белгечләр фикер уртаклаша алачак һәм яңа партерлар таба алачаклар дип ышанучын белдерде. Шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясендә конференцияне хуплавы өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Иннополис шәһәре мәйданчыгы - партнерлар үзләренең иң кыю проектларын һәм идеяләрен гамәлгә ашыра ала торган полигон.
Татарстан Президенты республика предприятиеләренең цифрлы икътисад һәм кибер-куркынычсызлык өлкәсендә нинди эшчәнлек алып барулары турында сөйләде. Шулар арасында "Татнефть" компаниясенең әлеге юнәлештәге эше турында хәбәр итте.
"Инде бүген Татарстан предприятиеләрендә машина төзү һәм нефть чыгару өлкәсендә Россия программа продуктларын куллана", - диде ул.
"Татнефть" 2009 елда беренчеләрдән "Интелектуаль ятма" проектын гамәлгә ашырды, ә 2014 елда "Цифрлы ятма" һәм "Цифрлы скважина" методологиясен кулланып, цифрлы трансформацияне башлады. 2016 елда катламнардан күбрәк нефть чыгару өчен, заманча цифрлы алымнар нигезендә Геология-техник модель ясау чаралары үзәген оештырдылар.
Шулай итеп, без биредә сөйләшкән бөтен темалар да производствода сафка кертелә, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм аңа ихтыяҗ бар.
"Нижнекамскшинада" шиналар сыйфатын яхшырту өчен цифлы сенсор чипларын кулланалар, алар акыллы логистика төзергә ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең заманда шиналарда шиплар да юк иде, ә хәзер сенсор датчиклары һәр шина халәте турында хәбәр итә! Мондый алымнар бик әһәмиятле, һәм әлеге процесска кушылуы бик шатлыклы. Бүген цифрлашуга бәйле бик күр кызыклы юнәлешләр бар".
Әйдәгез киләсе елга мәсьәләләрне билгелик, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бөтен катнашучыларны киләсе елга да конференциягә чакырды.