Татарстанда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы башланып китте

09.06.2018

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  янгын сүндерү автомобилен тәкъдир иттеләр, автомобиль янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында яңартылган.  

Искәртәбез, 2018 елда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча эшли башлады. Программа кысаларында «КАМАЗ» шассиендә янгын сүндерү машиналарына капремонт ясалачак. 2018 елда бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 80 млн. сум акча бүленгән.

85 берәмлек янгыннан коткару техникасына капремонт карала, шул исәптән 2018 елда – 36 автомобиль, 2019 елда – 43 автомобиль, 2020 елда – 6 автомобиль.

«Республика җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән янгыннан коткару техникасына капремонт башланды, – диде Татарстан Республикасы ГХМ министры Рафис Хәбибуллин. – Бүген Рөстәм Миңнехановка без капремонт ясалган беренче машинаны күрсәттек. Шулай итеп, без 10 елдан артык хезмәт иткән янгыннан коткару машиналарын тергезәбез».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР ГХМ матбугат хезмәте материаллары буенча