Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Чара «Пирамида» КККда (Казан) узды.
Конкурс унберенче мәртәбә уздырыла. Ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз – автомобиль тапшырыла.
2018 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителде: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Башлангыч звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». Һәр номинациядә өчәр кандидатура чыгарыла, ә менә «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә бер генә. 2018 елда конкурста катнашу өчен 152 заявка бирелгән.
Барлык кандидатуралар да финал тавыш бирүенә чыгарыла. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет билгели.
Чарада катнашучылар өчен концерт-театрлаштырылган программа әзерләнгән иде.
Кунакларга һәм номинантларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков мөрәҗәгать итте.Ул сәламәтлек саклау легендасы Александр Дубровскийны бүләкләде, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Россиядә халыкны массакүләм медицина тикшерүләре беренче мәртәбә уздырыла башлаган.
Рөстәм Миңнеханов табибларга фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. "Сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы белгечләрен бүләкләү күркәм традициягә әйләнде. Киләчәктә дә бәйрәмнәрне бергә, шатланып уздырырга насыйп булсын! Сәламәтлектән дә кыйммәтле әйбер юк. Сез гражданнар гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Республикада матди-техник базаны ныгыту, зур медицина үзәкләре, төбәкара үзәкләр булдыру юнәлешендә, башлангыч звено буенча зур эш башкарыла. Әмма бу системада иң мөһиме - кешеләр, ул сез. Сезгә зур рәхмәт, уңышлар, алкышлар!" - дигән теләкләр юллады Президент.
Рөстәм Миңнеханов "Ел-табибы-2018" премиясенә Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале табибы Резеда Бодрова лаек булуы турында игълан итте. Резеда Бодрова – югары категорияле физиотерапевт, медицина фәннәре докторы, Казанның Сугыш ветераннары госпиталенең Реабилитация үзәге фәнни җитәкчесе. Резеда Бодрова җитәкчелегендә, Идел буе федераль округында беренчеләрнең берсе булып реабилитация бүлеге ачыла, анда бүген алдынгы медицина технологияләре кулланыла.
Тагын барлык номинантларга да чит илләр клиникаларында стажировка узуга грантлар, планшетлар һәм компьютерлар биреләчәге турында хәбәр ителде.