Татарстанда электрон рәвештә вакытлыча хезмәт итә алмау турындагы лист бирүне гамәлгә кертү турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдино хәбәр итте.
Киңәшәмне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Беренче июльдән "Вакытлыча хезмәт итә алмау очрагында һәм ана булу очрагында мәҗбүри социаль иминият турында" федераль закон гамәлгә керә.
Хәзерге вакытта вакытлыча хезмәт итә алмау листын кәгазьдә генә түгел, ә электрон документ формасында да алып була. Татарстанда закон хезмәт итүче 1,4 млн. гражданнарга кагыла.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, проект Татарстанда 2017 елның 1 июлендә гамәлгә ашырыла башлады - РФ Социаль иминият фонды системасы платформасында.
Агымдагы елның март аенда "Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау" республика системасы тулыландырылды, анда бөтен дәүләт медицина оешмалары кушылды. Апрельдә проект республикадагы бөтен медицина оешмаларында сәнәгый эксплуатациягә кертелде. Февраль аенда Татарстанда бары 0,4 % вакытлыча хезмәт итә алмау турындагы лист электрон формада бирелсә, май аенда әлеге күрсәткеч 18 процент тәшкил итте.
Барлыгы проектны гамәлгә ашыру чорында Татарстанда медицина оешмалары 33 меңнән артык вакытлыча хезмәт итә алмау турындагы лист гражданнарга биргәннәр. Районнар арасында әлеге өлкәдә лидерлар - Әтнә, Буа, Лаеш районнары. Артта калучылардан - Зеленодольск, Минзәлә районнары, Казан шәһәре.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, әлеге мөмкинлекне гражданнар һәм хезмәт белән тәэмин итүчеләр арасында популярлаштырырга кирәк.