Алексей Песошин 3нче Җылылык электр үзәген файдалануга тапшыруга 50 ел тулуга багышланган чарада катнашты

09.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 3нче Җылылык электр үзәген (ТЭЦ-3) файдалануга тапшыруга  50 ел тулуга багышланган чарада катнашты.

Тантана  “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә узды.

Алексей Песошин чара башланыр алдыннан Казанның ТЭЦ-3 юбилеена багышланган экспозиция белән танышты, анда ТЭЦ-3 һәм General Electric җитештергән 9НА.01 газтурбиналы җайланма макетлары куелган иде.

ТР Премьер-министры тәкъдимнәр китабында истәлекле язма калдырды.

Кунакларга һәм тантанада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде.

Алексей Песошин Рөстәм Миңнеханов сүзләренә кушылып, шәхсән үзе исеменнән барысын да юбилей белән котлады. Аның сүзләренчә, шушы тарихи вакыт эчендә предприятие катлаулы тарихи юл узган, зур тәҗрибә тупланган, югары квалификацияле кадрлар әзерләнгән.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы 2017 елда республика өчен зур вакыйга булуын — Казанның 3 нче Җылылык электр үзәгендә “Дженерал Электрик” җитештерү компаниясенең 405,6 МВт куәтле газтурбиналы блогы эшли башлавы турында сөйләде. Бу  Казанны җылылык һәм кайнар суга үсә барган ихтыяҗларны тәэмин итүгә мөмкинлек бирә. Бигрәк тә “Салават Күпере” яңа торак комплексы өчен аеруча мөһим.

ТР Премьер министры сүзләренчә, бүгенге көндә предприятие алдында энергетика тармагын тотрыклы үстерү бурычы тора. ТЭЦ-3 хезмәткәрләре аны уңышлы башкарачак, дигән ышаныч белдерде һәм предприятие хезмәткәрләренең югары профессиональлеген, үз эшләрен яратып башкарулары белән аерылып торуларын искә алды.

Аерым рәхмәт сүзләрен Алексей Песошин республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен предприятие ветераннарына белдерде.

Бәйрәм чарасы кысаларында хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тантана концерт программасы белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.