Рөстәм Миңнеханов: Зәйдә газ шартлау аркасында зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк

23.06.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 22 июнендә Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде. 

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн. сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада.

Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе  Тикшерү комитеты Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 статьясындагы 2 өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгатты (иминлек таләпләренә туры килмәгән, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә авыр зыян китергән йә үлеменә китергән эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү).  

Искәртәбез, Зәйдә газ шартлау аркасында 10 кеше зыян күргән, берәү сырхауханәдә үлгән, өчесе реанимациядә ята, шул исәптән 2008 елгы кыз бала да.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.