Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга Зәйдә торак йортта газ баллоны шартлаганнан соң булган хәлләрне аерым контрольгә алырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов шартлау сәбәпләрен ачыкларга, шартлау аркасында килгән зыян күләмен бәяләргә, шулай ук зыян күргән гражданнарга кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Зәй шәһәре администрациясе белән бергәләп тиз арада торак йортны тикшереп чыгарга, шартлау аркасында җимерелгән урыннарны торгызу эшләре планын төзергә йөкләнде.
Искәртәбез, бүген, 2018 елның 22 июнендә, Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы 8 подъездлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлаган.
Газ баллоны өч бүлмәле фатирда шартлаган. Ачык янгын юк. Шул каттагы тагын дүрт фатир зыян күргән. Моннан тыш, астагы катта дүрт фатир өлешчә зарарланган. Барлык фатирларда да тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килгән.
1 кеше алган яраларыннан Зәй шәһәренең үзәк райн сырхауханәсендә һәлак булган.
8 кеше зыян күргән, шулардан 1 бала, кемнәр икәнлеге билгеләнә. Икесе авыр хәлдә (шул исәптән 1 бала) реанимациядә, биш кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Барысы да Зәй шәһәренең үзәк райн сырхауханәсендә.
Ике аеруча авыр хәлдәге кешене санитар эвакуацияләү турында карар кабул ителгән. Моның өчен Зәйгә медицина модульле МИ-8 борты юнәлеш алган.
Татарстан Республикасы Президентына Зәй шәһәрендәге хәлләр турында барлык оператив мәгълүмат килер тора.